Замана һәм каләм
Мусабай-Завод авылы китапханәсендә Татарстан Республикасының халык шагыйре, публицист, мәдәният эшлеклесе Ренат Хариска 80 яшь тулу уңаеннан күргәзмә оештырылды. Анда шагыйрьнең төрле елларда нәшер ителгән китаплары, “Сөембикә”, “Сәхнә”, “Казан утлары”, “Мәйдан” һ.б. журналлар урын алды. Күргәзмә янында шагыйрьнең тирән мәгънә салынган шигырьләрен поэзия сөючеләр кычкырып укыдылар. Р.Харис-кырыктан артык поэма, дистәгә якын шигъри цикллар, йөз илледән артык җыр, романслар, кантаталар, ораторияләр авторы. Аның әсәрләре бик күп телләргә тәрҗемә ителгән. Ренат Харис оста рәссам буларак та билгеле.