Әкият геройлары эзеннән
Әкиятләрне барлык балалар да ярата, чөнки әкият иле- иң гаҗәеп һәм гүзәл ил. Мусабай-Завод авыл китапханәсендә урта мәктәпнең өченче сыйныф укучылары өчен «Әкият геройлары эзеннән» дип исемләнгән әдәби викторина-уен үткәрелде. Чарада катнашучы балалар яраткан әкиятләрен искә төшерделәр, «Әкиятне тап», «Кайсы әкият героеның предметы" дип аталган күңелле конкурсларда бик теләп катнаштылар, шигъри табышмаклар чиштеләр. Балалар үзләренең ни дәрәҗәдә игътибарлы, уяу булуларын күрсәттеләр һәм китап белән дус булуларын исбатладылар.