Туган ягым-яшел бишек
Мусабай-Завод авылы китапханәсендә халык язучысы, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Гомәр Бәшировның тууына 120 ел тулу уңаеннан китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә язучының китаплары, аның тормыш һәм иҗат юлы хакында сөйләүче “Мәйдан”, “Безнең мирас” журналлары урын алды. Күргәзмә киң катлам укучыларга тәкъдим ителде.