Без әкият яратабыз
Мусабай-Завод авылының "Кояшкай" балалар бакчасы уен мәйданчыгында нәниләр белән татар халык әкияте "Өч кыз" әкиятен укыдык. Балалар игътибар белән тыңладылар, әкиятнең эчтәлеген сөйләделәр. Укыганнан һәм сөйләгәннән чыгып, бергәләп нәтиҗә ясадык: әниләргә карата игътибарлы булырга, аларга һәрвакыт хөрмәт һәм ихтирам күрсәтергә кирәк.