Мусабай-Заводская сельская библиотека - филиал № 14

Иң татлы тел-туган тел

Халыкара туган тел көне уңаеннан Мусабай-Завод авылы китапханәсендә “Иң татлы тел-туган тел” дип аталган әдәби кичә үткәрелде. Кичәне шагыйрә Шәмсия Җиһангированың туган тел турындагы шигыре белән китапханәче ачып җибәрде. Кичәдә катнашучылар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, язучыларыбызның телләр турында язган сүзләре һәм шигырьләре кычкырып укылды. Кичә эчтәлекле чыгышлар белән үрелеп барды.”Рухият” клубына йөрүче өлкәннәребез туган тел турында үз фикерләрен җиткерделәр. Балалар да, өлкәннәр дә “Мәкальнең дәвамын әйт” уенында, җырлы-биюле уеннарда бик теләп катнаштылар. Чара “Туган тел” җыры белән тәмамланды.