Уйчан, хыялый, шаян Рәшит Бәшәр
Теләнче-Тамак авылы китапханәсендә танылган балалар язучысы, шагыйрь һәм прозаик, А.Алиш һәм С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләр иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшит Бәшәр белән очрашу узды. Кичә барышында, шаян, җор телле шагыйрь шигъри күчтәнәчләрен бүләк итеп, кичәдә катнашучы һәркемне үзенең тылсымлы шигырьләр дөньясына алып кереп китте.
Теләнче-Тамак авылының "Ак чәчәк" балалар бакчасыннан килгән нәниләр дә, урта мәктәп укучылары да шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, бию һәм бик матур җыр бүләк иттеләр. Укытучы апалары балаларның Рәшит абыйның шигырьләрен яратып укуларын, дәрестә бик теләп өйрәнүләрен искәртеп үтте. Очрашуга шулай ук интернат -мәктәп укучылары да килгән иде.
Кичә ахырында шагыйрь Теләнче-Тамак авылы китапханәсенә үзенең яңа басылып чыккан китабын бүләк итеп бирде.
Очрашу бик җанлы һәм күңелле узды, һәрбер катнашучыга яхшы кәеф бүләк итте.