"Игенчеләр.дан сезгә!"
Туган ягыбыз кырларында урып-җыю эшләре киң колач белән бара, бөртекләрне түкми-чәчми басу кырлардан җыйнап алу өчен игенче-механизаторларыбыз аруны-талуны белми, көнне төнгә ялгап иген язмышын хәл итү өчен көрәшәләр. Без мәдәният хезмәткәрләре дә бу чорны читтән генә күзәтеп торырга күнекмәгән. Аларга рухи азык өләшү ,игенчегә мәдхия җырларга юлга кузгалдык. Агитбригада чыгышы белән басуга барып,кыр хезмәтчәннәренә концерт курсәттек.