Мрясовская сельская библиотека - филиал № 11

"Безне китап берләштерә!

Китапханәбездә төрле чаралар үткәрү матур традициягә әйләнде.
Китапханәбездә «Безне китап берләштерә» дип исемләнгән аралашу сәгате үткәрелде. Чараны китапханәче укучылар тарафыннан яратылып укыла торган китаплар, китап эчләрендәге геройлар, язучылар турында сөйләүдән башлап җибәрде. Чарага китап укырга яраткан апаларыбыз җыелган иде.
Вакытның узганы сизелми дә калды, апалар яраткан китаплары турында сөйләделәр, китаптан өзекләр укыдылар, өйдә укыр өчен китаплар алдылар, чәй эчеп, җырлар җырлап таралыштылар.