«Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе»
Бүген үзәк китапханәдә республикакүләм «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» проекты кысаларында кычкырып укулар узды. Укучылар шагыйрьнең «Кышкы кич» шигырен укыдылар.
Катнашучылар кышкы кич атмосферасына чумдылар, бөек шагыйрь белдергән хисләрнең һәм хис-кичерешләрнең тирәнлеген тойдылар.
Моннан тыш, укучылар Габдулла Тукай иҗаты, аның Россия халыкларының әдәбиятына һәм мәдәни мирасына керткән өлеше турында мавыктыргыч әңгәмә катнаштылар.