Центральная библиотека

Михаил Девятаевның тууына 100 ел

19 октябрь көнне аграр көллияттә Советлар Союзы Герое Михаил Девятаевның тууына 100 ел уңаеннан аның истәлегенә батырлык дәресе үтте. Аның батырлыгы хакында китапханәче Рәзинә Гарифуллина сөйләде. Укучыларга “Тәмугтан качкан егет” дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. 
Идел журналы 2009 ел 5 нче санда басылып чыккан “Гиннесс китабына кертелгән батырлык” дигән мәкаләдән өзекләр укыдык.