Каташ-Каранская сельская библиотека - филиал № 8

"Тукай яши, Тукай үлемсез!"

Татарстан Мәдәният министрлыгы 8 гыйнвардан Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышлап "Тукайны бергә укыйбыз" республика проектын башлап җибәрде. Каташ-Каран авыл китапханәсе дә проектка кушылды, китап укучыларга Габдулла Тукай китапларыннан"Тукай яши, Тукай үлемсез!" исемле китап күргәзмәсе эшләп, Тукай китапларын уку айлыклары игълан итте.