"Ленинград камалыш елларында"
Бөек Ватан сугышы тарихында Ленинград блокадасы – иң аянычлы вакыйгаларның берсе. Шул ук вакытта бу совет халкының ныклыгын, фашист илбасарларын җиңүгә ышанычын да күрсәтте. 872 көнлек камалышта ачлыктан 632 253 ленинградлының гомере өзелде. 2025нче елның 27нче гыйнваренда Ленинград камалышы өзелүгә 81 ел тула. Шул уңайдан Карашай-Саклау авылы китапханәчесесе мәктәп укучылары өчен 23 нче гыйнвар көнне "Ленинград камалыш елларында" дигән тема астында батырлык сәгате үткәрде.