Кавзияковская сельская библиотека - филиал № 6

Җәлилчеләрне искә алу көне

Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк бөтен совет халкы Ватанның азатлыгын саклап калу өчен изге көрәшкә күтәрелде. Уртак Ватанга мәхәббәт хисе белән фашистларга каршы нәфрәтле ачу тойгысы бер булып тупланды. Сугыш елларында татар халкы да, явыз дошманга каршы батырларча көрәште. Алар арасында Җәлилчеләр дә бар. Алар фашистларны җиңеп, халкыбызның намусын саклап калып, безнең бүгенге көнебез хакына, батырларча һәлак булдылар. Җәлилчеләр үлгәннән соң, Бөек Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнделәр. 
25 август - Җәлилчеләрне искә алу көне уңаеннан, Кәүҗияк авылы китапханәсендә “Туган илнең батыр уллары” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.