Ахунов Гарифҗан Ахунҗан улына 100 ел

Гариф Ахунов 1925 елның 18 сентябрендә Арча районының кечкенә Өчиле авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа.
Ахунов Гарифҗан Ахунҗан улы - прозаик, журналист, публицист, әдәби тәнкыйтьче, тәрҗемәче, драма әсәрләре авторы, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык язучысы, Татарстан АССР премиясе лауреаты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге премиясе лауреаты,  «Татнефть» берләшмәсенең мактаулы нефтьчесе, ТР Фәннәр академиясенең мактаулы академигы, Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар Дуслыгы орденнары белән бүләкләнгән шәхес. Авыл китапханәсендә язучының тууына 100 ел тулуга багышлап "Хәзинә тапкан әдип" дип аталган күргәзмә төзелде.