Чукмарлинская сельская библиотека - филиал № 24

"Туган телем – татар теле"

21нче февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. 1999 нчы елның 17 ноябрендә ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге халыкара бәйрәм, 2000 нче елның февраленнән башлап, ел саен, дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга җиткерү макстатыннан оештырыла. Шул уңайдан Чукмарлы авыл китапханәсендә "Туган телем – татар теле" дигән китап күргәзмәсе төзелде, күзәтү ясалды.