Старокашировская сельская библиотека - филиал № 22

"Тукай безнең йөрәкләрдә "

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Иске Кәшер авыл китапханәсендә "Тукай безнең йөрәкләрдә "дигән китап күргәзмәсе оештырылды, укучылар белән күзәтү үткәрелә. Шагыйрьнең иҗат эшчәнлеге нибары сигез ел дәвам итсә дә , ул үзеннән соң 10 меңнән артык шигырь юлы, 50 гә якын проза бите калдырган. Укучылар Габдулла Тукайның биографиясе һәм иҗаты, аның авыр язмышы турындагы әдәбият, башка язучылар һәм шагыйрьләрнең истәлекләре белән таныша алалар. Күргәзмәдә табигать, туган якны ярату, намуслылык һәм гаделлек турында әкиятләр, шигырьләр, әсәрләр тәкъдим ителгән.
Тукайны бергәләп укыйбыз"
республика проекты кысаларында "Кышкы кич" шигыре укылды.