"Без китаплар докторы "
Рангазар авыл китапханәсендә укучылар белән "Без китаплар докторы "дигән чара үткәрдек.Кешеләр кебек китаплар да "чирли", шуңа да аларны вакытында дәваларга кирәк. Китап яратучы укучыларыбыз - "китап докторлары" белән балалар китапларын ремонтладык. Эш барышында китапларга карата сакчыл караш булдыру, китап уку кагыйдәләрен дә искә төшереп үттек.