Лешев-Тамаковская сельская библиотека - филиал № 11

«Иң татлы тел-туган тел»

21 февраль – Халыкара туган тел көне.
-Туган тел-ана теле, чөнки ул һәркемгә тумыштан бирелә. "Тел-ананың теләге, тел-ананың баласына иң кадерле бүләге",-ди татар халык мәкале. Аны ата-бабаларыбызның васыяте дип тә, әманәте дип тә әйтеп була. Ана телен саклау, аны буыннан-буынга җиткерү-әниләребезне ярату, ата-бабаларыбызны ихтирам итү билгесе. Шуңа күрә кешене үз телеңнән, милләтеннән, диненнән мәрхүм итәргә беркемнең дә хакы юк.
Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Туган илебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын да без иң элек туган тел аша тоябыз. Һәр халыкның туган теле – ул, иң элек, аның мәдәнияте,тарихи көзгесе.
Халыкара туган тел көне уңаеннан Ләшәү Тамак авыл китапханәсендә «Иң татлы тел-туган тел», - дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелеп, укучылар игътибарына тәкъдим ителде һәм күзәтү ясалды.