Җылы эзли җаннар, нур көтә...

20 март көнне Үзәк китапханә залында татар китабына битараф булмаган әдәбият сөючеләр җыелды. Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче, ТР журналистлар берлеге һәм ТР язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия иясе, “Казан утлары”, “Мәйдан” журналларының бүлек мөхәррире,“Ислам нуры” дини-иҗтимагый гәзитенең баш мөхәррире; әсәрләре, җырлары аша күңелгә үтеп кергән  Айгөл Габдулла кызы Әхмәтгалиева белән әдәби очрашу уздырылды.

Айгөл Әхмәтгалиева “Болытта җиләк үсә”, “Синең өчен яшим”, “Баланнарда бал тәме”, “Мин гашыйк булдым” , “Таллы күлдә былбыл бар”, “Ак читек”, “Сагынган чакларымда”, “Хәния” китаплары авторы. Шулай ук яңа татар пьесасы, балачак энциклопедиясе җыентыкларында, газета-журналларда күп санлы мәкаләләре, хикәяләре, әсәрләре басылган.

Очрашуда Менделеевск муниципаль районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сәфәргалин Айдар Нагимович катнашты. Ул Айгөл Әхмәтгалиева, аның иҗаты турында җылы сүзләр әйтте, оештыручыларга рәхмәт белдерде. Татар Конгрессының Менделеевск районы бүлекчәсе җитәкчесе Галиева Лилия Федоровна да чыгышында язучы-шагыйрьләр белән очрашуларның даими уздырылуын, бүгенге кичәнең бигрәк тә җылы матур халәттә үтүен ассызыклады.

Очрашуга җыелган районыбыз китапханәчеләре, укытучылар, “Ядкарь” әдәби берләшмәсенә йөрүчеләр, һәм гомумән,  сәнгатькә, әдәбияткә гашыйк булган китап укучыларыбыз авторның үзенә бирергә теләгән сорауларына җаваплар ишеттеләр, китап күргәзмәсе белән таныштылар, автографлы китаплар сатып алдылар, бергәләп истәлекккә фотога төштеләр.

Бәзәкә авылы китапханәчесе Фәния Башарова язучының “Мин гашыйк булдым” китабы буенча эзерләгән буктрейлерын карау,  Айгөл Әхмәтгалиева әсәрләре буенча эшләнгән фильмнардан җырлар тыңлау, кичәне тагы да ямьләндерде.

Кичәне Татар китапханәсе хезмәткәре Гөлназ Хафизова алып барды.