Центральная библиотека

#ТатарстандаҖәй

4 август көнне "Татарстанда җәй" республика проекты кысаларында Азнакай шәһәрендә зур бәйрәм чарасы оештырылды. Биредә татар эстрадасы җырчысы Чулпан Йосыпова һәм район үзешчәннәре катнашында концерт тәкьдим ителде. Ишкәев паркындагы зур мәйданчыкта якташларыбызның кул эшләреннән күргәзмәләр оештырылды. Район үзәк китапханәсе дә бу матур бәйрәмдә бай китап күргәзмәсен тәкъдим итте. Анда районыбызның "Гөлстан" әдәби берләшмә әгъзалары да катнашып, чыгыш ясадылар. Кечкенәләр өчен дә күңел ачу мастер - класслары үткәрелде. Балалар бик теләп үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.