"Курск -бөек дуга"

Ел саен 23 августта Россиянең Хәрби дан көне - Курск сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне билгеләп үтелә. Курск сугышы Бөек Ватан сугышы барышында тамырдан борылышны тәэмин итүдә хәлиткеч була. Бу көнне китапханәдә "Курск -бөек дуга" дип исемләнгән тарих сәгате үткәрелде. Балалар сугыш турында кызыксынып тыңладылар, сугыш турында китаплар белән таныштылар.