Алькеевская сельская библиотека - филиал № 7

"Чишмәләре һаман чылтырый"

 Әнәс Гатуф улы Исхаков бөтен гомерен төбәкне үстерүгә багышлады, хакимият башлыгы буларак, ике дистә ел дәвамында район белән җитәкчелек итте, үз эшенә чиксез тугрылык күрсәтте. Аның якты истәлеге бүген дә район халкы хәтерендә яши, һәм аның исеме безнең тарихыбызда озакка калачак! А.Исхаков-күпкырлы кеше. Ул бик күп шигырьләр язган. Шагыйрьнең 80 еллык юбилеена шигърият сәгате үткәрелде, анда Ә.Г. Исхаковның тормышы һәм иҗаты турында сөйләдек, шагыйрьнең шигырьләре яңгырады.