Алькеевская сельская библиотека - филиал № 7

"Һөнәрем-китапханәче"

"Һөнәрем-китапханәче" Хәзерге дөньяда китапханәче һөнәре белгечтән традицион һәм цифрлы ресурслар белән эшләүне, шулай ук кулланучылар белән үзара эш итә белүне таләп итә.Клуб яны лагереның бер көнен без бу һөнәргә багышладык. Балалар үзләрен китапханәче ролендә сынап карадылар. Көн дәвамында алар китаплар бирделәр, яңа әдәбият тәкъдим иттеләр, хәтта чын чара да үткәрделәр.Балалар китапханә эше турында күп мәгълүмат алдылар.