«Сезнең өчен, Ватанны саклаучылар!»

«Сезнең өчен, Ватанны саклаучылар!». 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне. Шул уңайдан Ватанны саклаучыларга, туган илгә, ир-атларга багышланган открыткалар ясадык. Иҗади эш вакытында укучылар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында белделәр, әтиләргә багышланган шигырьләр укыдык. Оригиналь эшләнмәләрне балалар үзләренең туганнарына-бабаларына, әтиләренә, абыйларына бүләк итәчәкләр.