«Телефонны китап белән алыштырабызмы?»

Телефонны китап белән алыштырабызмы? Ел саен 6 февральдә бөтен дөньяда кәрәзле телефоннан баш тарту көне билгеләп үтелә. Смартфон безнең өчен күп эшләрдә тугры дустыбыз, иптәшебез һәм союздашыбыз булды. Күпчелек кеше өчен аннан башка бер көн үткәрү акылдан язуга тиң. Шулай да бүгенге гадәттән тыш бәйрәм уңаеннан укучыларга зур булмаган сынау тәкъдим иттек.Укучылар өчен «Телефонны китап белән алыштырабызмы?» исемле мәгьлүмат сәгате үтте.Алар телефоннарын читкә куеп, китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштылар. Әйдәгез, көнегезне яхшы әсәр янында үткәреп карыйк, ә сез аны китапханәдә сайлый аласыз!