«Сталинградның кайнар кары»

1943 елның 2 феврале — бөек батырлык символы булган кешелек тарихында иң мөһим даталарның берсе! Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көненә китапханәдә «Сталинградның кайнар кары» дигән китап-иллюстратив күргәзмә оештырылды һәм мәктәп укучыларына батырлык дәресе үтте.