Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

«Шагыйрь, чор, герой»

Чубар Абдул авыл китапханәсендә татар совет әдәбияты классигы Мөхәммәтһади Хәйрулла улы Такташевның тууына 125 ел тулуга багышланган «Шагыйрь, чор, герой» дигән әдәби сәгать үткәрелде. Чарада балалар Һади Такташның биографиясе һәм иҗаты, яңа хакимият белән мөнәсәбәтләре, шигырьләренең төп темалары һәм шигъри мирасы белән таныштылар, Һади Такташның татар һәм рус телләрендәге поэмаларыннан өзекләр, шагыйрьнең туганнары истәлекләрен ишеттеләр. Әдәби сәгать азагында Һади Такташ шигырьләрен укыдылар.