«Юл кагыйдәләре – ышанычлы дуслар»

Елдан-ел урамнарда җиңел автомобильләр, йөк машиналары һәм автобуслар арта бара. Гомерен һәм сәламәтлеген саклап калу өчен җәяүлегә игътибарлы булырга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Балалар үзләренең яшь үзенчәлекләре аркасында юл ситуациясен дөрес бәяли һәм куркынычны танып белә алмыйлар. Бүген юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган «Юл кагыйдәләре – ышанычлы дуслар» дигән чара үтте. Анда балалар юл хәрәкәтенең төп кагыйдәләре, киемнәрдә яктырткыч элементлар кирәклеге турында сөйләделәр.