Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

«Шушы якка карап елмаермын»

Бүген Чубар-Абдул авыл китапханәсендә татар шагыйре Илдус Сабир улы Гыйләҗевның 80 еллыгына багышланган «Шушы якка карап елмаермын» исемле әдәби сәгать үтте.Чара барышында катнашучылар Илдус Сабир улының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Тормышын авыл җирлеге һәм җитәкче эшчәнлеге белән бәйләгән Илдус Гыйләҗев шигырьләре игенче, авыл кешесенең хезмәтен мактый, авылның бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйли, халык, туган милләт турында борчылуларга бай.Аларда туган җиргә, туган халыкка, яраткан һәм кадерле кешеләргә мәхәббәт сизелә. Чара ахырында аның шигырьләрен юлларны укыдык.