«Үзебездә әдәплелекне саклыйк»

Балаларда кечкенәдән үк сизгерлек, игелеклелек, әдәплелек тәрбияләү бик мөһим. Тормышның хәзерге ритмы, кызганычка каршы, әдәплелек күрсәтергә вакыт калдырмый. Кешеләр очрашканда исәнләшергә, өлкәннәргә урын бирергә, бер-берсенә рәхмәт әйтергә оныталар. Бүген нәкъ менә шушы проблемага багышланган, традицион булмаган игелек сәгате үтте.