Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

«Җиңелмәс Ленинград»

8 гыйнвар – Бөек Ватан сугышы вакытында Ленинград блокадасын өзү көне. Шул уңайдан китапханәдә батырлык турында әңгәмә узды. Чара Ленинградта яшәүчеләрнең батырлыгы һәм ныклыгы, Ладога күле аша коткаручы «тормыш юлы» төзелеше, шәһәрнең ныгытмага әйләнүе, халыкның туклануы, заводларда эшләве, бомбадан саклану урыннарында укулары турында «900 – блокада көне» презентациясен күрсәтү белән алып барылды. Ул вакытта ипи карточкаларының нәрсә аңлатуы турында да искә төшердек.