Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

#Травматизм

Безнең тормышыбызга һәм сәламәтлегебезгә даими рәвештә нинди дә булса куркыныч яный, ә безне нинди куркыныч ешрак сагалап торырга мөмкин соң? Көзге-кышкы чорда төрле объектларда укучыларның иминлеген тәэмин итү максатыннан фельдшер-акушерлык пунктында профилактик әңгәмә узды. Фельдшер Х. Х. Йосыпова укучыларга төрле бәхетсезлек очракларына китерә торган җәрәхәтләр турында сөйләде: юл-транспорт һәлакәтләре, суга бату, пешү, биеклектән егылу һ. б..