Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

«Китап ачыла — могҗиза башлана!»

Китап-могҗиза! Кечкенәдән үк без китаплардагы рәсемнәрне карыйбыз, аннары укырга өйрәнәбез. Төрле китаплар була: күңелле һәм моңсу, танып белү, әкият китаплары. Без китапны, битләрне ачабыз һәм гаҗәеп могҗиза була: китап безнең белән сөйләшә башлый. Китап еларга һәм борчылырга, көләргә һәм газапланырга, аның геройлары белән бергә яшәргә мәҗбүр итә. Китап-искиткеч әйбер! Бүген балалар бакчасында нәни дусларыбызга китап һәм журналларга «Китап ачыла — могҗиза башлана!» исемле әдәби иртә үтте.