Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

«Вакытлы матбугат утравы»

Яшь буын интернетта күбрәк вакыт уздырса да, газета- журналлар актуаль булып кала. Алар сорауларга җавап табарга, китапханә ресурсларыннан файдаланырга өйрәнергә ярдәм итә. Галимнәр кәгазьдән уку мәгълүматны истә калдыруны яхшырта һәм продуктивлыкны арттыра дип исбатладылар. Китапханәдәге яңа газета һәм журналлар — укучы һәм китапханәче өчен һәрвакыт шатлык. Алар популяр һәм кирәкле. Һәрбер китап сөючегә яңа документлар белән очрашудан алган хис таныш. Бу-әле өйрәнелмәгән китап-журнал дөньясына чуму, типография буяулары исе, каты битләр шытырдавы. Кулланучылар игътибарына газета- журналларга күзәтү ясалды.