Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

«Республиканың төп законы»

6 ноябрьдә Татарстанда Конституция көне билгеләп үтелә. 5 ноябрь көнне авыл китапханәсендә укучылар өчен «Республиканың төп законы» дигән мәгълүмати – танып белү сәгате үткәрелде. Китапханәче законнарның әһәмияте һәм Конституция законнарын үтәүнең мөһимлеге , бәйрәмгә нигез салу тарихы, аның структурасы, шулай ук ТР гражданнарының төп хокуклары һәм бурычлары турында сөйләде.