«Юл хәрәкәте кагыйдәләре тарихыннан»

Көзге каникуллар дәвам итә. Бигрәк тә каникул вакытында балаларга юл йөрү кагыйдәләрен искәртеп тору артык түгел. Шул уңайдан укучыларга юл йөрү кагыйдәләренә багышланган «Юл хәрәкәте кагыйдәләре тарихыннан» исемле мәгълүмат сәгате үткәрелде. Китапханәче балаларга җәяүлеләрнең, велосипедчыларның үз-үзләрен тоту кагыйдәләре, юлдагы куркыныч хәлләр турында сөйләде. Материалны яхшырак үзләштерү өчен күрсәтмә әсбаплар, «Ерактан күрен!» күргәзмәсе белән таныштылар. Мәктәпкә кадәр куркынычсыз маршрутны ничек дөрес сайларга, җәмәгать транспортында үзеңне ничек тотарга, киемдә утны кире кайтара торган элементларны ничек кулланырга дигән гамәли киңәшләргә аерым игътибар бирелде.