«Курск сугышы төтене һәм ялкыны аша»

1995 елдан башлап Россиядә ел саен хәрби дан көннәре билгеләп үтелә. Шуларның берсе-23 август, Курск сугышында немец-фашист гаскәрләрен совет гаскәрләре тар-мар иткән көн. Әлеге вакыйга уңаеннан укучылар белән мәктәп музена экскурсия ясадык. Музей җитәкчесе Латыпов М.Җ. Курск сугышының барышы һәм аның Бөек Ватан сугышы өчен әһәмияте, тарихка иң зур танк бәрелешләренең берсе буларак кереп калган Прохоровка янындагы сугыш, шулай ук Курск дугасының мәшһүр полководецлары һәм каһарманнары һәм аларның батырлыклары турында сөйләде. Әңгәмәбез авыл китапханәсендә «Курск сугышы төтене һәм ялкыны аша» Хәтер һәм Дан сәгате белән дәвам итте. Чара азагында катнашучылар Курск сугышы нәтиҗәсенә һәм Бөек Ватан сугышы барышына йогынты ясаган героик вакыйгалар һәм шәхесләр турындагы презентация карадылар һәм шул авыр еллардагы вакыйгаларны тасвирлаган матур әдәбият әсәрләре, буклетлар белән таныштылар.