Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

«Җәй. Лето»

Бүген авыл китапханәсендә «Җәй. Лето» интеллектуаль-күңел ачу уены үткәрелде. Уенның темасы- табигать. Уенчылар һәм тамашачылар дуслары белән бергә рәхәтләнеп вакыт уздырдылар, әдәбият өлкәсеннән бик күп яңа һәм файдалы мәгълүмат алдылар. Барлык катнашучылар һәм тамашачылар уеннан канәгать калдылар һәм призлар алдылар.