Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

«Ни өчен бу дөнья уйчан»

Бүген Пушкин картасы кысаларында китапханәдә Исхаков Әнәс Гатуф улының тууына 80 ел тулуга багышланган «Ни өчен бу дөнья уйчан» дигән әдәби дәрес үтте. Чарада балалар китап күргәзмәсеннән Әнәс Гатуф улының тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Әдәби дәрес азагында Әнәс Гатуф улының шигырьләрен укыдылар.