Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

«Сугыш чоры баласы- ничек синең хәлләрең?»

Бөек Ватан сугышы вакыйгалары елдан – ел тарих эченә кереп китә, ә хәтеребез безне 1941 елгы дәһшәтле вакыйгаларга кабат-кабат әйләнеп алып кайта. Кече сыйныф укучылары үзләренә күрсәтелгәннәрне һәм сөйләгәннәрне яхшырак кабул итә һәм истә калдыра, шуңа күрә без «Сугыш чоры баласы- ничек синең хәлләрең?» исемле очрашу уздырдык. Очрашуыбыз кунаклары Латыйпов Җәүдәт һәм Хәкимов Насыйх абыйлар.