Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

«Ана теле: мәкальләр һәм әйтемнәр»

Мәкальләр һәм әйтемнәр һәр кешегә балачактан ук таныш. Алар борынгы заманнарда барлыкка килгән. Борынгы мәкальләр телдә бүген дә яши — сөйләшүдә дә, китапта да.Алар теләсә кайсы кешенең ликсикасына ныклап кереп урнашкан. Нәкъ менә мәкальләр һәм әйтемнәр безнең сөйләмне җанлы һәм образлы итә. Лагерьга йөрүче балалр өчен «Ана теле: мәкальләр һәм әйтемнәр» интеллектуаль уены үткәрелде. Чара барышында балалар төрле темаларга мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, «Мәкаль җый», «Мәкальне аңлатып бир», «Мәкальне тәмамла» һәм башка уен станцияләрен уздылар.