#Лагерь2025

Кеше тормышы игелекле, бәхетле булсын өчен төрле әйберләр кирәк, алар арасында сәламәтлек иң мөһим урынны алып тора. Безнең китапханә балаларга сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләшергә тәкъдим итте. Укучылар өчен мавыктыргыч «Әлифба. Сәламәтлек өчен 33 киңәш»- интерактив уены оештырылды. Уен барышында катнашучылар сорауларга җавап биреп кенә калмады, ә хәрәкәт активлыгында- сәламәтлекне ныгытуда катнаштылар.