#Лагерь2025

«Дуслык» Мәндәй мәдәни үзәк лагерена йөрүче балаларга, юл хәрәкәтендә куркынычсыз катнашуны пропагандалау һәм җәяүле балаларга мәгълүмат җиткерү максатында «Яшь җәяүле» уен-викторина үткәрелде. Уен башында юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү һәм үтәүнең мөһимлеге турында сөйләдем. Балалар мавыктыргыч табышмакларны, уен рәвешендә юллардагы хәлләрне чиштеләр, интеллектуаль викторина сорауларына җавап бирделәр. Соңыннан катнашучылар, бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белергә генә түгел, үтәргә дә кирәк, дигән нәтиҗә ясадылар.