Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

«Сугышның беренче көне һәм җиңүгә беренче адым»

Бөек Ватан сугышы башлану. Бүген китапханәдә «Сугышның беренче көне һәм җиңүгә беренче адым» исемле хәтер сәгате узды. Хәтер сәгатендә катнашучылар Левитанның сугыш башлануы турындагы хәбәрен, сугыш турында шигырьләр, «Изге Сугыш» җырын тыңладылар. Чарага «22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне» дигән китап күргәзмәсе әзерләнде һәм укучыларга хәрби тематика буенча китапларга күзәтү тәкъдим ителде.