«Минем беренче китабым»

Китап-белем дөньясына күпер. Өстәлдә төрле –төрле китаплар, журналлар ята, алар безгә күпме сөйли ала. Алар безгә гомер буе эшләргә, укырга, хыялланырга, ял итәргә булыша. Китапханәдә «Минем беренче китабым» исемле китапханә дәресе үтте. Укучылар үзләре нәни генә әкияти китапчыклар ясадылар.