Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

«Безгә табигатьне яратырга китаплар ярдәм итә»

Китап уку-мавыктыргыч кына түгел, ә гаять файдалы шөгыль. Аны табигатьтә булу белән бергә кушсак, ләззәт һәм файданың яңа үлчәме ачыла. Менә ни өчен саф һавада китап уку мизгелләре искиткеч һәм илһамландыргыч тәҗрибә булырга мөмкин. Балаларны табигать дөньясына, аның һәр кеше тормышындагы кыйммәтен аңлауга, кече туганнарыбызны саклауга һәм яклауга җәлеп итү-китапханә үткәргән барлык экологик чараларның максаты әнә шундый. Шул максаттан балалар өчен китапханә саф һавада «Безгә табигатьне яратырга китаплар ярдәм итә» - кычкырып уку оештырылды.