«Җәй-искиткеч вакыт!»

«Җәй-искиткеч вакыт!» 1 июнь балаларны яклау көне- ул үзенчәлекле көн: җәй үзенең кояшлы ишекләрен барыбыз өчен дә ача. Балаларны яклау көне-бик күңелле бәйрәм.Аларның җәй башлавы юкка түгел бит, ул хаклы рәвештә безнең балаларныкы. Аларда безнең шатлык һәм өметебез, хезмәтебез һәм бәхетебез. Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан китапханә һәм мәдәният йорты янында, ачык һавада конкурс –уен узды. Конкурс-уен күнелле конкурслар, җәй турында шигырьләр, табышмаклар чишүдән торды.