Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

«Каникул көннәрендә күңелсезләнмә, китап ал һәм укы»

Укучыларыбызның ялын оештыру җәй көне китапханәләр эшенең аерылгысыз өлешенә әверелә. Нәкъ менә китапханә балаларның җәйге каникулларын мавыктыргыч сәяхәткә әйләндерә. Балаларда китап белән кызыксынуны активлаштыру, уку культурасын ,балалар фантазиясен һәм иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан бүген «Каникул көннәрендә күңелсезләнмә, китап ал һәм укы» исемле китапханә сәгате үтте. Чубар-Абдул мәктәп яны лагерена йөрүче укучылар белән яңа кайткан китаплардан оештырылган күргәзмәгә күзәтү ясадык һәм шигырьләр укыдык.