«Китаплар сезнең укуны көтә»

Китап тылсымы-үзенә күрә бер серлелек ул. Китап-кешенең хәтере,юлдашы, ярдәмчесе, укытучысы. Китап-иң акыллы киңәшчеләрнең берсе.Китап һәр кешегә хезмәттә булыша,ул кешеләрне бәладән коткара,тормышны танып белергә өйрәтә.Укырга яраткан кеше өчен, нинди әдәби жанрны өстен күрүенә карамастан, яраткан китабы белән очрашу — көтелгән мизгел, ә яңа әсәрне укый башлау-чишеләсе табышмак, аңында һәм хыялында чумарга туры киләчәк дөнья. Күбрәк яхшы һәм белем бирә торган китаплар укырга кирәк. Шуңа бәйле рәвештә китапханәдә күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә иң кызыклы һәм мавыктыргыч хикәяләр, серле һәм тылсымлы әкиятләр, күңелле шигырьләр, шулай ук күп кенә танып белү әдәбияты тәкъдим ителде.