Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

«Бөек Җиңү тарихында- безнең гаилә»

Һәр гаиләдә Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары турында мәгълүматны кадерләп саклыйлар һәм буыннан-буынга тапшыралар. Сугыш һәр йортка чакырылмаган кунак булып бәреп керә. Һәр гаиләгә кайгы, газаплар, күз яшьләре һәм якыннарыннан аерылу авыртуы китерде. Аларның берәүләре һәлак булган, икенчеләре – хәбәрсез югалган, өченчеләренә бәхет елмайган – алар өйләренә кайтканнар. Алар барысы да безнең хәтердә яши һәм, әгәр без аларны истә тотсак, мәңге яшәячәкләр. Һәрбер гаиләдә кадерләп саклый торган хәтирәләр, истәлекле әйберләр була. Туганнары өчен фотолары, аның турындагы хәтирәләре, Бөек Ватан сугышында алган орден – медальләре бик кадерле.Укучыларыбыз да үзләренең истәлекләре белән бүлеште.